Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

«БДИның уртача балл күрсәткече югары»: Татарстанда БДИны ничек тапшырганнар?

0

Татарстанда Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарына җәлеп ителгән педагогларның эш хакы артты

Татарстанда БДИны тапшыруның вакыты тәмамланды. Ә 3 һәм 4 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары, нәтиҗәләрен яхшырту өчен, бер фәнне кабат тапшыра алды. БДИның өстәмә вакыты сентябрьдә булачак. Әмма хәзердән үк инде унберенче сыйныф укучылары арасында дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында сөйләргә мөмкин.

Фото: © Фото: prav.tatarstan.ru

«Әлегә өлешчә нәтиҗәләр ясыйбыз. Чөнки 3 һәм 4 июльдә уздырылган имтиханнар буенча апелляция процедурасы тәмамлана», - дип ачыклык кертте ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быелдан башлап Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын үткәрүгә җәлеп ителгән педагогларга сәгать исәбеннән түләнә торган хезмәт хакы ун мәртәбә арткан.

«Бер педагогка сәгать исәбеннән түләнә торган хезмәт хакы 19 сумнан 200 сумга кадәр артты. Бу дәүләт йомгаклау аттестациясенең аерым этапларын оештыру һәм уздыру чорында укытучының кыен хезмәте өчен лаеклы түләү», - диде мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, БДИ үткәрүдә 6,3 меңнән артык педагог катнашкан. Министр җәлеп ителгән педагоглар санының артуын быелгы имтихан кампаниясенең үзенчәлеге дип атады.

Татарстанда БДИ тапшырудан баш тартучылар саны кимегән

Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре тарафыннан шәхси мәгълүматны эшкәртүдән баш тартуларын кисәтү буенча эш уңышлы башкарылган. Алар имтихан тапшыруга кертү өчен кирәк, дип сөйләде министр.

«Бу эшне республика прокуратурасы, судлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хуплады. Мондый гаризалар узган елны ун булса, быел бу эш нәтиҗәләре буенча алар өчкә кадәр кимеде. Ягъни, быел бездә БДИ тапшырудан баш тартучылар нольгә тигез, ә төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшырудан баш тартучылар нибары – өч. Алар барысы да Казаннан», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда туган телләрдән төп дәүләт имтиханын сайлаган укучылар саны арткан

Быел туган телләр буенча төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 5,8 меңнән артык укучы (шуларның 5,6 меңнән артыгы – татар теленнән) сайлаган. «Бу узган ел белән чагыштырганда 1 751 балага күбрәк. Татар теленнән имтихан тапшыру буенча Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч һәм Арча районнары алда бара. Республика буенча уртача билге узган ел белән чагыштырганда тотрыклы», - дип сөйләде министр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Унберенче сыйныф укучылары арасында туган телдән бердәм республика имтиханын 32 укучы сайлаган. Узган ел җиде кеше имтихан тапшырган булган. «Имтихан тапшыручылар – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Актаныш, Әтнә, Биектау, Кайбыч, Мөслим һәм Чистай районнары укучылары», - дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, яшьләрнең туган телләргә карата кызыксынуы арта. «Һәр халыкка үз туган теле кызыклы. Кешеләрнең үзаңы үсә, балалар туган телне белергә кирәклеген аңлый. Һәм без моның шулай булуына шат. Моны безнең хезмәтебез, куйган тырышлык нәтиҗәсе дип саныйм. Бу юнәлештә даими эш алып барыла», - дип сүзен төгәлләде Һадиуллин.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценттан артыгы бер фәнне яңадан тапшырып, БДИ нәтиҗәсен яхшырткан

Быел 2,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы нәтиҗәләрен яхшырту өчен бер имтиханны яңадан тапшырган. Бу 2024 елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Чыгарылыш сыйныф укучыларының 80 проценттан артыгы нәтиҗәләрен яхшыртты, өстәвенә унберенче сыйныф укучыларының алтысы – профильле математика һәм әдәбият буенча 100 баллга кадәр үзгәртә алды. Әмма чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе химия, биология, җәмгыять белеме, база математикасы һәм информатика буенча минималь бусаганы үтә алмады. 2024 ел белән чагыштырганда, мәҗбүри фәннәрне тапшыру буенча БДИның минималь бусагасын узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны тотрыклы булып калды», – дип билгеләп үтте ул.

Аерым алганда, рус теленнән 32 кеше, профильле математикадан – 173, база дәрәҗәсендәге математикадан – 89 укучы. «Чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге категориясе өчен имтиханны яңадан тапшыру сентябрьдә оештырыла», - дип искәртте Һадиуллин.

Әтнә һәм Тәтеш районнарында чыгарылыш укучылары 200 баллны беренче тапкыр алган

«Татарстан йөз баллы нәтиҗәләр саны буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булып кала. Быел барлыгы 313 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйды. Химия һәм информатика буенча нәтиҗәләр күпкә яхшырды, әдәбият буенча нәтиҗәләр тотрыклы калды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зеленодольск, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск районнарын тәмамлаучыларның уңышларын билгеләп үтәргә кирәк. Әтнә һәм Тәтеш районнарында чыгарылыш укучылары беренче мәртәбә 200 балл нәтиҗәсенә ирешә алды», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

131 лицей, Сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче лицее, Казанның 121 лицее, Чаллының А.Пушкин исемендәге 78 лицеен тәмамлаучылар арасында иң күп балл җыючылар бар. 200 балл җыючылар арасыннан, рус теленнән – 8, химиядән – 7, математикадан – 3, информатикадан – 3, биологиядән – 2, әдәбияттан – 2, җәмгыять белеменнән – 1 кеше», – дип ачыклык кертте Һадиуллин.

Быел БДИда максималь нәтиҗә алган чыгарылыш сыйныф укучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан матди бүләкләнәчәк. Аларга бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк – 100 балл өчен 15 мең сум һәм 200 балл өчен 25 мең сум күчерәчәкләр.

Кызыл аттестат һәм медаль 3,3 меңнән артык чыгарылыш укучысына тапшырылган

Алтын медаль белән бүләкләнгән унберенче сыйныф укучылары саны ел саен тотрыклы булып кала. Быел беренче дәрәҗә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән 1,9 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы бүләкләнде, 2024 елда – 1,7 меңнән артык. Кызыл аттестат һәм беренче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медале рус теленнән һәм сайлаган предметтан БДИда 70 баллдан да ким булмаган «бик яхшы» билгеләре булган чыгарылыш сыйныф укучыларына бирелә.

Фото: mon.tatarstan.ru

Узган елдан башлап чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук икенче дәрәҗәдәге «Укуда аерым уңышлары өчен» медале тапшырыла башлады. Йомгаклау билгеләре «бик яхшы» һәм, күп дигәндә, ике фәнгә генә «яхшы» билгесе куелган булырга тиеш, шулай ук рус теле һәм сайлаган предмет буенча БДИда 60 баллдан да ким булмаска тиеш. Быел көмеш медаль белән 1,4 меңнән артык кеше бүләкләнгән.

«Шулай итеп, кызыл аттестат һәм уку нәтиҗәләре буенча медаль 3 318 чыгарылыш сыйныф укучысына тапшырылды, бу узган ел белән чагыштырганда 100 кешегә күбрәк», – дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Шул ук вакытта медаль алу хокукын раслый алмаучылар да бар – 111 дәгъвачы. «Сан узган ел тенденциясенә туры килә. 2024 елда 116 дәгъвачы расламады», - дип билгеләп үтте ул.

Рус теленнән БДИда медаль алучылар арасыннан 32 чыгарылыш сыйныф укучысы 60 балл җыймаган.

«Рус теле буенча да, сайлау буенча предметларның берсе буенча да – 19 чыгарылыш укучысы. Менә бу бик күңелсез хәл. Алар икенче дәрәҗә медаль алды. Безнең өчен бу алга таба эшләргә кирәк, дигәнне аңлата. Яңа уку елында эш дәвам итәчәк, шул исәптән чыгарылыш сыйныф укучылары категориясе буенча да. Өстәмә тикшерүне таләп итә торган сораулар бар», – дип билгеләде министр.

Татарстанда барлык фәннәрдән дә БДИның уртача баллары гомумроссия күрсәткеченнән югары

«Әдәбият һәм химия буенча арту 11 баллдан күбрәк. Укучылар чит тел, әдәбият буенча максималь, 70тән югары уртача балл күрсәтә. Минималь, 60тан түбән баллар – география һәм җәмгыять белеме буенча. 2024 ел белән чагыштырганда республикакүләм уртача балларның артуы берничә фән, шул исәптән, химия һәм биология буенча күзәтелә», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ»

Рус теле буенча уртача балл 65 булган, бу гомумроссия күрсәткечләреннән 4,3кә югарырак.

«Иң нәтиҗәле территорияләр арасында – Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казанның Вахитов районы, гомуми чыгарылыш укучылар саны – 350 бала. Аларның уртача баллары – 66. Бу районнар «рус теле» фәне буенча әзерләнүдә традицион рәвештә лидерлар», – диде министр.

Профильле математика буенча республикакүләм уртача балл 68,4 булган, бу гомумроссия күрсәткеченнән 6,5 баллга югарырак. «Яшел Үзән районында һәм Казанның Вахитов районында фән сайлау 60 проценттан артык, ә уртача нәтиҗә – 72 балл», – дигән Илсур Һадиуллин.

Физика буенча уртача балл 63,9ны тәшкил иткән, бу гомумроссия күрсәткеченнән ике баллга югары. Министр сүзләренчә, бу фән буенча Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән районнары һәм Казаның Вахитов районы укучылар югары нәтиҗәләргә ирешкән.

«Ютазы районы нәтиҗәсе дә бик мөһим, ул шул ук санда укучылар катнашында узган елгы нәтиҗәсен 8 баллга яхшырткан», – диде ул.

Быел химия буенча республикакүләм уртача күрсәткеч 69,5 баллга якын, бу гомумроссия күрсәткеченнән 11 баллга югары. «Күп санда укучылар катнашында югары нәтиҗәләрне Алабуга һәм Казанның Вахитов районнары саклап калды. Шулай ук Мамадыш, Саба, Менделеевск районнары да лидерлык позицияләрен саклады. Шул ук вакытта Балтач районы узган елгы белән чагыштырганда нәтиҗәләрен 25 баллга күтәрә алды», – диде министр.

Биология буенча уртача балл – 61,2. Ул федераль күрсәткечләрдән якынча 7 баллга югары һәм узган елгы уртача күрсәткечтән күбрәк. «Узган елгы кебек үк алты районның чыгарылыш укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аксубай районы укучыларының нәтиҗәләрен атап китәсем килә, алар быел уртача балларын 14 пунктка күтәреп, лидер булды», – диде ул.

Министр сүзләренчә, Әтнә районында профиль математика, физика, химия, биология буенча имтихан тапшыручылар саны арткан. Шулай ук алар уртача 70 балл җыеп, югары әзерлек күрсәткән.

Информатика буенча уртача балл 60,5, бу гомумроссия күрсәткеченнән 4,6 баллга югары. Иң югары нәтиҗә – 70,7 балл – Югары Ослан районы укучыларында. Ә Әлки районы чыгарылыш укучылар бу фән буенча нәтиҗәләрен ике тапкырга яхшырткан.

«Элеккечә, иң югары нәтиҗәләрнең берсе – әдәбият буенча уртача балл быел 74,1 баллдан артты һәм гомумроссия күрсәткеченнән 12 берәмлеккә югары булды. Монда Минзәлә һәм Нурлат районнары лидерлык позицияләрен саклап калды, шулай ук аларга Казанның Идел буе районы да кушылды. Тукай районы үз позицияләрен 21 баллга яхшырткан», – диде министр.

Моннан тыш, тарих буенча уртача балл да гомумроссия күрсәткечләреннән биш берәмлеккә югары – 60,8 балл, ә җәмгыять белеме буенча 3,4 баллга югары – 57. «Нәтиҗәләргә анализ ясап, шуны әйтәм, без муниципаль берәмлекләргә рейтинг ясамыйбыз. Аларның һәркайсының үз шартлары, үз казанышлары. Тулаем алганда, 11 сыйныф укучыларының ГИА нәтиҗәләре мәктәпләр һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары тарафыннан системалы эш алып барылуын раслый», – дип йомгаклады Илсур Һадиуллин.

Мәгариф министры: «Туган тел» һәм «туган әдәбият» төшенчәләре сакланып калды

Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф министрлыгы белән «Туган тел» предметы буенча сәгатьләрне саклап калу мәсьәләсен хәл ителүен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Шушы көннәрдә 18 июльдә имзаланган тагын бер боерык алдык. Ул 17 июльдә РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм инде гамәлдә. Анда «туган тел» һәм «туган әдәбият» төшенчәләре сакланып калган. Шуңа күрә туган тел булмаячак, дип борчылырга кирәкми. Туган тел дәресләрен кыскартуга килгәндә, без хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр, дип уйлыйм. Безнең максат – туган тел һәм әдәбият фәннәрен атнага ике, өч сәгать күләмендә саклап калу», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Һадиуллин аңлатканча, уку планының биш варианты бар. «Беренче һәм икенче вариантта туган тел юк. Әмма республикада алар кулланылмый. Бездә уку планының өченче, дүртенче һәм бишенче вариантлары кулланыла», - диде ул.

Министр сүзләренчә, элек уку планының өченче һәм дүртенче вариантларында мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә атнага ике сәгать, бишенче вариантта – өч сәгать бирелә иде. Уку планының бишенче варианты милли мәктәпләр өчен каралган, анда туган телгә ике сәгать, туган әдәбиятка бер сәгать бирелә.

«Мәсәлән, уку планының беренче һәм икенче вариантлары өчен максималь йөкләнеш 21 сәгать, ә өченче, дүртенче һәм бишенче вариантлар өчен 20 сәгать тәшкил итә. Ягъни бер сәгатькә азрак – элек 21 сәгать иде. Без бу хакта сөйләшәбез. Ләкин мин әлегә бернинди куркыныч та, борчылырга сәбәп тә күрмим», - дип ассызыклады ул.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) кысаларында туган телне өйрәнә торган планнар өчен «Рус теле» фәненнән федераль эш программалары өстәлгән. «Әзер планнар укытучыларның эшен җиңеләйтәчәк», - дип белдерде ул.

Шулай ук «Рус теле», «Әдәбият», «Әдәби уку», «Хезмәт», «Тарих» фәннәре өчен федераль эш программаларына һәр сыйныф өчен дәресләргә план өстәлгән. «Бу да безнең укытучылар өчен ярдәм», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, хәзер практик, лаборатор, интерактив һәм башка эшләр контроль формасы булып тормый. Алар бер дәрес дәвамында үткәрелергә – 45 минуттан да озаграк булмаска тиеш, дип билгеләп үтте ул.

«1 сентябрьдән бер сәгать «Туган як тарихы» дигән фән кертелә. Аның өчен яңа дәреслек булдырылды. Шулай ук тарих дәреслекләре дә сатып алынды», - дип йомгаклады сүзен Һадиуллин.

Надежда Гордеева, tatar-inform.ru















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *