Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Юрист пассажирларга поезд тоткарланган өчен компенсация алу мөмкинлеге турында сөйләде

0

Пассажир поезды соңга калган һәр бер сәгать өчен пассажирлар билет бәясенең 3 проценты күләмендә компенсация ала ала. Шул ук вакытта компенсация суммасы билет бәясеннән артмаска тиеш. Әмма поезд 60 минуттан азракка соңга калган очракта бернинди дә түләүләр каралмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.

«Тизйөрешле поезд тоткарланган очракта пассажирларга 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр соңга калган өчен билет бәясенең 25 проценты кайтарылырга тиеш. Әгәр состав 1-2 сәгатькә тоткарланса, компенсация инде 50 процентны тәшкил итәчәк. Поезд билетта күрсәтелгән вакыт узып киткәннән соң ике һәм аннан да күбрәк сәгать дәвамында килмәгән очракта пассажирларга билет бәясе тулысынча кайтарыла», – дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Әмма поезд компаниягә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында тоткарланган очракта оешма компенсация түләүдән баш тартырга мөмкин.

«Мондый сәбәпләргә стихияле бәла-казалар – мәсәлән, җир тетрәү, давыл, шулай ук забастовкалар, террорчылык актлары, хәрби хәрәкәтләр һәм тимер юллар ватылу очраклары керә», - дип йомгаклады сүзен юрист.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *