Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Салих Сәйдәшев музее ачык һавада ишегалдында узачак татарча кичәгә чакыра

0

25 июльдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее ишегалдында татар кичәсе була. Әлеге чара – тере музыка, бию һәм дусларча аралашу мохитен яратучылар өчен җылы очрашу.

«Бу кичтә музей гадәти булмаган яктан ачылачак: ямьле ишегалдында татар моңнары яңгыраячак. Кунаклар рәхәтләнеп биеп, уен-конкурсларда катнашып күңел ача алачак. Кергәндә һәр кунакка ике төснең берсендә беләзек биреләчәк – ул яңа танышуларга ачык булу-булмавын күрсәтәчәк», – дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Программада музыкантлар Айдар Абдрахимов һәм Айбулат Харисов уен коралларында уйнаячак, Алия Төхвәтуллина һәм Сәидә Кадыйрова бию перфоманслары һәм мастер-класс күрсәтәчәк, Алсу Мәгъсумҗанова интерактив уеннар тәкъдим итәчәк.

«Бу команда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты аша күпләргә таныш – хәзер исә аларны башка мохиттә күрү мөмкинлеге булачак», – диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *