Лилия Галимова Патриарх Кириллның КАМАЗ автозаводына килү сәбәбен әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат сәркатибе Лилия Галимова Патриарх Кириллның ни өчен КАМАЗ автозаводына баруын аңлатты. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.
Фото: © Лилия Галимованың телеграм-каналы
Лилия Галимова сүзләренчә, бу эш сәфәре түгел, ә Патриархның шәхси теләге булган.
«Патриарх үзе сөйләгәнчә, ул яшь вакытыннан бирле техника, тизлек ярата икән. Ул хәтта үзенең беренче мотоциклы турында да сөйләде», – дип язган ул.
Галимова әйткәнчә, КАМАЗ ватанына килгәч, Патриарх һичшиксез карарга һәм хәтта машинаны сынап та карарга теләгән.
Патриарх Кириллның Татарстанга сәфәре бүген тәмамланды.
«Патриархны озаттык!» – дип хәбәр иткән Лилия Галимова.
