Ирина Волынец торак мәсьәләсен хәл итүне туучылар санын арттыруда төп проблема дип саный
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, яшь ир белән хатынга беренче баласын табу җиңелрәк булсын өчен, гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә өндәде. Элегрәк Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының фәнни лабораториясе мөдире Елена Егорова гаиләләрдә балалар саны кимү тенденциясе күзәтелә, дип белдергән иде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
«Хәзер балалары булмаган гаиләләр бик күп. Өстәвенә, кайбер кешеләр гаилә корганнан соң бала тапмый һәм табарга җыенмый да. Бу проблеманы хәл итү өчен балалы гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга һәм гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк, чөнки гаиләнең яшәр урыны булмагач, алар бала да тапмый, гаилә дә кормый», – дип билгеләп үтте ул «Татар-информ» агентлыгы журналисты белән сөйләшкәндә.
Волынец искәрткәнчә, беренче баланы табу – гаиләләр өчен иң катлаулысы. Әмма сабый дөньяга килгәч, бу курку бетә, һәм икенче баланы табу карары җиңелрәк хәл ителә.
Элегрәк Волынец дәүләткә һәр бала өчен ипотеканың 20 процентын капларга тәкъдим иткән иде.
