Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Рөстәм Миңнеханов Тында янында Ан-24 самолеты һәлакәте сәбәпле, кайгы уртаклашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тында янында Ан-24 самолетының һәлакәткә очравы сәбәпле, Амур өлкәсе губернаторы Василий Орловка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

Хатта Татарстан халкыннан һәм шәхсән республика Рәисе исеменнән кайгы уртаклашу сүзләре җиткерелгән.

«Яшь кешеләрнең һәм балаларның әлеге фаҗига корбаны булуы бик аяныч. Һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз, аларга кайгы уртаклашу һәм таяныч сүзләре җиткерүне сорыйбыз. Приамурье халкы белән бергә кайгырабыз», – диелгән телеграмма текстында.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, «Ангара» авиакомпаниясенең Ан-24 самолеты Благовещенскида Тындга очканда Амур өлкәсендә тау битендә һәлакәткә юлыга, җиргә төшкәндә янып китә. Коткаручылар фаҗига урынын Ми-8 вертолеты бортыннан билгели, тик исән калучыларны ачыклый алмыйлар. Якынча мәгълүматлар буенча, бортта булган бөтен кеше дә һәлак. Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, бортта 40 кеше, шул исәптән ике бала һәм экипажның алты әгъзасы; өлкә губернаторы Василий Орлов мәгълүматлары буенча – 43 пассажир, шул исәптән биш бала булган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *