Ел башыннан Татарстанда хәбәрсез югалучылар турында гаризалар кимегән
Ел башыннан бирле Татарстанда хәбәрсез югалучылар турында гаризалар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының югалган кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеге» темасына матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Югалулар турында гаризалар саны әкренләп кими. 2020 елда – 4088, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, ә узган елда – 1314 мөрәҗәгать теркәлгән», – диделәр ведомствода.
Ел башыннан бирле кешеләр югалу турында 411 гариза теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек ким.
297 кешенең кайда булуы кыска вакыт эчендә – 10 тәүлек узганчы ачыкланган һәм алар буенча эзләү эшләре ачылмаган.
