Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

0

Бөгелмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов комбайнчылар һәм механизаторлар белән Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты. Игенчеләр эше, аның әһәмияте бәяләп бетергесез, дип ассызыклады ул. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Башкарма комитет җитәкчесе авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын бүләкләде һәм аларга кыр эшләрендә уңышлар теләде.

Бөгелмә районында 40 мең гектардан артык мәйданда бөртекле, азык һәм техник культуралар чәчелгән. Районда урып-җыю кампаниясе башланды һәм җитештерүчеләр аның йомгаклары буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешергә өметләнәләр.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *