Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Татарстанда һава температурасы төшә һәм яңгырлар туктый

0

Бүген, 26 июльдә, Татарстанда төньяк һава агымнары тәэсирендә температура фоны төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз.

Төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә җил исәчәк, көндез урыны белән 15-17 метрга кадәр (Казанда – 15 метрга кадәр) көчәячәк.

Салкынча төннән соң, көндез Татарстанда һава температурасы +19...+24 (Казанда - +21..+23) градус була.

Баштарак Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь июльнең өченче декадасында республикада һава температурасы климатик нормадан бер-ике градуска түбән була дип сөйләгән иде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *