Казанда Татарстанның сәнгать-эксперт советы утырышы узачак
14 августта Татарстан Республикасы сәнгать-эксперт советының халык сәнгате буенча утырышы була. Чара Габдулла Тукай әдәби музеенда 14:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта Татарстанның мәдәният ресурс үзәге хәбәр итә.
Утырышта Татарстан предприятиеләре һәм осталары эшләнмәләренә югары сәнгати дәрәҗәдәге халык сәнгать кәсебе эшләнмәләренә кертү максатыннан экспертиза ясау, республиканың халык сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре оешмалары реестрына кертү турындагы мәсьәләләре каралачак.
Утырышта катнашырга теләгән осталар 11 августка кадәр мәгълүмат тапшырырга тиеш. Кушымта нигезендә, утырышта тәкъдим ителәчәк эшләмәләр (кимендә өч) исемлеген nhp-dpi@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
