Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Татарстанда сөт җитештерү үсеше 46 мең тонна тәшкил итте

0

2025 елның беренче яртыеллыгында сөт буенча үсеш 46 мең тонна тәшкил иткән, шул ук вакытта бу күләмнең 85 процент дүрт район – Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнары тәэмин иткән. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте дип яза Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Барлык категория хуҗалыклар буенча Татарстанда 1 млн 166 мең тонна сөт, шулай ук тере үлчәмдә 235 мең тонна терлек һәм кош-корт җитештерелгән. Ике күрсәткеч тә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 проценткака үсеш күрсәткән.

Ел башыннан бирле төбәктә 1825 баш сыйдырышлы 6 яңа сөтчелек комплексы сафка бастырылган. Моннан тыш, 20 мең сыер тотуга исәпләнгән 23 инвестиция проекты гамәлгә ашыру стадиясендә. Аларны файдалануга кертү елына өстәмә рәвештә 100 мең тоннага якын сөт җитештерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Шулай ук йомырка җитештерү арткан: ел башыннан Татарстанда 830,4 млн данә алынган, бу 2024 елгы дәрәҗәгә 104 процент тәшкил итә. Үсеш 35 млн данәне тәшкил иткән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *