Путин диңгез пехотасының биш бригадасы дивизияләр итеп үзгәртеләчәген әйтте
Россия Хәрби-диңгез флоты диңгез пехотасының биш бригадасы якын арада дивизияләр итеп үзгәртеләчәк, аларның икесе – инде 2025 елда ук. РФ Президенты Владимир Путин, «Июль штормы» оператив өйрәнүләрендә катнашучыларга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Якын арада диңгез пехотасының биш бригадасы дивизияләр итеп үзгәртеләчәк, шул ук вакытта аларның икесе – инде быел ук», – дип хәбәр итте бүген дәүләт башлыгы Хәрби-диңгез флоты көнендә.
«Нәтиҗәдә, флотның куәте һәм хәрби мөмкинлекләре сыйфат ягыннан үсәчәк», - дигән ышаныч белдерде ул.
2022 елның 21 декабрендә РФ Саклану министрлыгы коллегиясе утырышында хәрби ведомствоның ул чактагы җитәкчесе Сергей Шойгу диңгез пехотасының биш бригадасын дивизияләр итеп үзгәртү планы турында хәбәр иткән иде.
Россия Хәрби-диңгез флотының «Июль штормы» оператив өйрәнүләре 23-27 июльдә флотның баш командующие адмирал Александр Моисеев җитәкчелегендә Тын океан һәм Төньяк Боз океаннары, Балтыйк һәм Каспий диңгезләре акваторияләрендә үткәрелде. Маневрларда 150дән артык хәрби кораб һәм тәэмин итү суднолары, 120 очу аппараты, 10 яр буе ракета комплексы, 950 берәмлек хәрби һәм махсус техника, 15 меңнән артык хәрби хезмәткәр җәлеп ителде.