Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Хатын-кызларның пенсиясе ун елга беренче тапкыр ир-атларныкыннан югарырак булып чыкты

0

РФ Социаль фонды системасында исәптә торучы хатын-кызларның уртача пенсиясе күләме 2015 елдан бирле беренче тапкыр ир-атларның уртача пенсиясе күләменнән артып китте. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

2025 елның 1 гыйнварына пенсионерларга билгеләнгән пенсиянең уртача күләме 23 175 сумга тигез иде. Хатын- кызлар өчен ул - 23 249 сум, ә ирләр өчен 23 028 сум тәшкил итте.

2024 елда хатын-кызларның уртача пенсиясе күләме - 20 745 сум, ә ир-атларның 20 854 сум булган.

2015 елдан бирле шундый статистика күрәбез. 2015 елның 1 гыйнварына хатын-кызларның уртача пенсиясе күләме - 10 663 сум, ә ир-атларныкы 11 346 сум тәшкил иткән. Шуннан бирле бу күрсәткеч ир-атларда хатын-кызларга караганда югарырак иде.

Росстат шулай ук авыл һәм шәһәр пенсионерларына билгеләнгән түләүләр күләмендәге аерма турында да хәбәр итте. 2025 елның 1 гыйнварына авылда пенсияләрнең уртача күләме - 20 722 сумга, ә шәһәрләрдә 24 005 сумга тигез булган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *