Добавить новость
smi24.net
World News
Июль
2025

Бохара татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Үзбәкстан халыклары дуслыгы көнендә катнашты

0

29 июльдә Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Гиждуван шәһәрендә Үзбәкстан халыклары дуслыгы көненә багышланган бәйрәм концертында катнашкан. Чараны республика Президенты Шәүкәт Мирзиеев гамәлгә куйган. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Фото: © Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Концерт Үзбәкстанда яшәүче халыклар арасындагы бердәмлек, җылылык һәм үзара хөрмәт символы булды. Бер сәхнәдә үзбәк, татар, казах, таҗик, әфган һәм башка бик күп төрле мәдәниятләрнең җырлары һәм биюләре яңгырады. Тамашачылар һәр катнашучыны җылы кабул итте, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Мондый чаралар Үзбәкстанның көче дуслыкта, төрле мәдәниятләрнең бер-берсен хөрмәт итүендә һәм бердәмлектә булуын искәртә.

Фото: © Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *