Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Ике атнада автоинспекторлар Казанда кагыйдәләрне бозган 51 мотоциклчыны туктаткан

0

22 июльдән 31 июльгә кадәр Татарстан һәм республика башкаласы юлларында «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уздырылды. Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары 51 мотоциклчыны туктаткан.

«Чараны уздыру чорында Казан территориясендә мотоцикллар катнашында 11 авария булды, аларда 11 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды», – дип билгеләп үтте Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте полкы командиры Дамир Минһаҗев.

Ведомствода искәртүләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *