Мөслим районында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды
Мөслим районында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында балаларга ярдәм җыю башланды. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.
1 августтан республикада, шул исәптән Мөслим районында да «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе башланды. Аның кысаларында теләгән һәркем күп балалы, аз керемле, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, авыр тормыш хәлендә булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләренә яңа уку елына кирәк-яракларны сатып алуда ярдәм күрсәтә ала.
Агымдагы елда 200дән артык балага портфель яки акчалата сертификат тапшырылачак. Финанс ярдәмне «Мизгел» яшьләр үзәгенә китерергә мөмкин, юридик затлар «Мөслим балалары» ярдәм фондына күчерә ала.
Ярдәмне 12 августка кадәр тапшырырга мөмкин.
