Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Путин Зеленский белән очрашуга каршы булмавын әйтте

0

РФ Президенты Владимир Путин Владимир Зеленский белән очрашуга каршы булмавын белдерде.

«Мин тулаем алганда каршы түгел, бу мөмкин әйбер», - диде Россия лидеры. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Шулай ук дәүләт башлыгы: «Берләшкән Гарәп Әмирлекләре АКШ Президенты Дональд Трамп белән очрашу өчен кулай урыннарның берсе», – дип өстәде. Шул ук вакытта, Путин сүзләренчә, Америка һәм Россия лидерлары очрашуын оештыруда ярдәм итәргә әзер булган башка илләр дә бар, дип яза ТАСС агентлыгы.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, алдагы очрашуга ике як та кызыксыну белдерә.

«Анда кем беренче булып нинди сүз әйтер, моның инде әһәмияте юк», - дип сүзен төгәлләде Путин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *