Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Ульяновскиның Иделаръягы районы Ислам мәдәни-агарту үзәгендә Балалар Сабан туе узачак

0

9 августта Ульяновскиның Иделаръягы районы Ислам мәдәни- агарту үзәгендә Балалар Сабан туе узачак. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Милли бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр-бию, көрәш оештырылачак. Бәйрәм милли ризыклы чәй табыны артында дәвам итәчәк. Бәйрәмдә өлкәннәр өчен концерт программасы тәкъдим ителә. Семберлеләр алдында татар эстрадасының танылган җырчылары ИлСаф, Рөстәм Егоров, Базарбай Бикчәнтәй чыгыш ясаячак.

Адресы: Ленин Комсомолы проспекты, 39 нчы йорт. Башлана - 10 сәгатьтә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *