Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Ринат Галиәкбәров Мәскәүдә «Татар кухнясы серләре» гастрономия спектаклен тәкъдим итәчәк

0

19 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында «Татар кухнясы серләре» иммерсив гастрономия спектакле була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльне шеф-повар, өйдә татар ризыклары әзерләү буенча курс оештыручы Ринат Галиәкбәров тәкъдим итәчәк.

Чара кулинария буенча мастер-класс кына түгел, ә чын мәгънәсендә милли мәдәният, традицияләр һәм кулинария сәнгате дөньясы белән танышу да булачак.

Ринат Галиәкбәров - танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның укучысы. Юныс Әхмәтҗанов - 60-70нче елларда сирәк рецептлар җыеп һәм онытылган ризыкларны кире кайтарып, татар кухнясына җан өргән кеше.

Башлана - 18.30 сәгатьтә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *