Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Кабан күле яр буенда балалар өчен көрәш буенча ачык дәрес узачак

0

Бүген Кабан күле яр буенда балалар өчен көрәш буенча ачык дәрес узачак. Яшь казанлыларны борынгы спорт төре белән таныштырачаклар һәм көрәш нигезләренә өйрәтәчәкләр.

Милли көрәш буенча ярышларны Татарстан, Россия чемпионы һәм көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Илмир Төхвәтуллин үткәрәчәк. Ул катнашучыларга көрәш тарихын сөйләр һәм төп алымнарга өйрәтер.

7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Җанатарлар өчен керү ирекле. Башлана – 14:00 сәгатьтә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Парк геройлары» проекты волонтерлары Кабан күле яр буенда өмәләр сериясен уздырачак. Бу дүртенче локация булачак, аны активистлар тәртипкә китерәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *