Татарстанда көчле җил һәм боз явуы көтелә
Татарстанда бүген кич, шулай ук төнлә һәм иртәгә, 11 августта, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге җил һәм яшенле яңгыр фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтә.
Шулай ук көчле яңгырлар һәм боз явуы да ихтимал. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә, диелә хәбәрдә.
