Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Чаллыда махсус хәрби операция ветеранына эш урыны җиһазландыруга 200 мең сум биреләчәк

0

Чаллыда махсус хәрби операция ветераны өчен эш урыны җиһазландыруга, ягъни аңа предприятиедә уңайлыклар тудыруга 200 мең сум акча бүленеп бирелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

Предприятиеләрнең бер өлеше хәрби операциядән кайткан ир-егетләр өчен урыннарны җайлаштыру белән шөгыльләнә башлаган.

«Без Ватан алдында бурычын үтәүче ир-егетләребез өчен мораль һәм матди яктан да җаваплы. «Кайнар нокта»дан кайтучылар әкрен генә тыныч тормышка кереп китсен өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Эш белән тәэмин итү –шартларның берсе. Предприятиеләрнең бер өлеше махсус хәрби операциядән кайткан ир-егетләр белән эшли – алар өчен махсус эш урыннары әзерли. Бу башкалар өчен дә үрнәк булырга тиеш», - дип белдерде мэр Наил Мәһдиев.

Чаллыда хәрби операциядән катнашучы һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә, диде мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. Алар өчен махсус вакансияләр ярминкәләре үткәрелә, СВОда катнашучылар арасыннан инвалидларны эшкә урнаштыру квотасы кысаларында эш урыннары булдырыла, эшсезләргә үз эшләрен ачу өчен 145,1 мең сум бүлеп бирелә. Шулай ук укыту, һөнәри юнәлеш, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча дә хезмәт күрсәтелә.

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә 8 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. 7 кешене эшкә урнаштырганнар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *