Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында Әлмәт халкына яшеренү урыннарына төшәргә кушалар

0

Әлмәттә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыктан иминлек чаралары күрүне һәм яшеренү урыннарына төшүне сорыйлар. Әлеге мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

Баштарак ведомство Казанда, Чаллыда, Алабугада, Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр иткән иде.

«Иминлек чаралары күрергә кирәк. Яшеренү урыннарына төшегез, тәрәзәләргә якын килмәгез, уяу булыгыз», – диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтик, 7:25 сәгатьтән бирле Татарстанда «Беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Ковер» режимы игълан ителде. Росавиация хәбәр иткәнчә, бу чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *