Чаллыда эттән зыян күргән балага 50 мең сум түләячәкләр
Чаллы судында эттән зыян күргән бала эше каралды. Әти-әнисе шикаять белән прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.
Вакыйга Габдулла Тукай исемендәге Яр буе урамында булган. Хуҗасыз эт балага ташланып, уң аяк аягын тешләгән. Нәтиҗәдә аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр, котыру чиренә каршы берничә тапкыр прививка ясаганнар. Әти-әнисе белдерүенчә, ул хәзер урамда үзе генә йөрергә курка. Шул исәптән алар 50 мең сум күләмендә компенсация сораган.
Суд зыян күрүче якны яклап чыкты. Эт хуҗасыз, шуңа күрә аның өчен шәһәр башкарма комитеты җаваплы. Зыян күләмен дә ул каплаячак.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
