Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Татарстан Милли китапханәсендә театр турында сөйләшү булачак

0

ТР Милли китапханәсендә 16 августта педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы доценты Елена Соловьева белән очрашу булачак. Бу хакта мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Елена Геннадьевна – театр сәнгатенең чын сөючесе. Ул дистәләгән шәһәрләрдә йөзләгән куелышларны күргән һәм театр буклетларының искитмәле коллекциясен җыйган. Бу коллекция – Россия һәм якын чит ил театр тормышының чын хроникасы.

ТР Милли китапханәсендә булачак «Партерда ярты гасыр» очрашуына Елена Соловьева үз җыелмасының бер өлешен күрсәтәчәк, 50 елга сузылган гастрольләр турында гаҗәеп тарихлар сөйләячәк һәм безнең илдә театр үзгәрешен үз күзаллавы белән уртаклашачак.

Чара 14:30 да башлана. Керү теркәлү буенча бушлай, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *