Россиядә инвалидлык буенча уртача пенсия күләме билгеле булды
Россиядә инвалидлык буенча уртача пенсия быелның 1 июленә 15,7 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил иткән. Бу хакта РФ Социаль фонды системасы мәгълүматлары нигезләнеп, РИА Новости яза.
Мәгълүматларга караганда, 1 июльгә инвалидлык буенча пенсиянең уртача күләме аена 15 734 сум тәшкил иткән. Бу – 1 гыйнвар белән чагыштырганда, 250 сумга диярлек күбрәк.
Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче инвалидларны пенсия белән тәэмин итүдә аерма нибары 50 сум тәшкил итә – беренчеләре 15 701 сум, ә икенчеләре 15 750 сум ала.
