Яшь гвардиячеләр хәрбиләргә һәм Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм китерде
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары гуманитар йөкне ике бүлекчә хәрбиләренә һәм Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә тапшырды. Ярдәм составына
«УАЗ» һәм Chevrolet Niva автомобильләре, дронга каршы одеяллар, төрле кораллар, инвертор генераторы, азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары кергән.
Моннан тыш, Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон инициативасы белән хәрбиләр алты дрон, оптик җепселле модульләр һәм һава ретрансляторы алды. Пилотсыз очкычлар яшь активистлар тарафыннан Россиядә дроннар белән идарә итү буенча беренче бушлай академия – Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе Гуманитар үзәге базасында эшләүче «Тулпар» академиясе ярдәме белән җыелган.
«Татарстан Республикасының «Яшь Гвардиясе»нә бик кирәкле әлеге ярдәм өчен безнең бүлекчә исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Җиңү безнең якта булачак!» - диде «Восход» кушаматлы 428нче полк хәрбие.
Рубежное шәһәре хакимиятенә кием-салым, азык-төлек, китаплар һәм гигиена әйберләре тапшырылды.
«Без 428нче полкка дроннар тапшырдык, алар сугышчан бурычларны үтәүдә ярдәм итәр дип ышанабыз. Шулай ук безнең команда 6нчы танк полкына гуманитар йөк - ике автомобиль, маскировка челтәрләре, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр китерде. Бергәләп дошманны җиңәчәкбез!» - дип билгеләп үтте Бердәм Россия Яшь Гвардиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.