Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Казанда шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

0

25 августта Казанның 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була. Чарада күренекле дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнаша, дип хәбәр ителә ТР Язучылар берлеге телеграм-каналында.

  • 1944 елның 25 августында батыр йөрәкле унбер татар егете җәзалап үтерелә.

«Шушы фаҗигале көндә халыкның 1 май мәйданында җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора. Быел да милли каһарманнарыбызны искә алу чарасы узачак. Биредә республикабызның танылган сәнгать әһелләре әдәби-музыкаль перформанс тәкъдим итәчәк», диелә хәбәрдә.

Искә алу мәрәсиме сәгать 12.00дә башлана.

  • Исегезгә төшерәбез, 1939-1941 елларда Муса Җәлил Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкарган.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *