Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Казанда узачак «Милләт Җыены»ның программасы билгеле

0

26-28 августта Казан шәһәрендә «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре белән узачак «Милләт Җыены»ның өч көнлек программасы билгеле. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның өч көнлек программасында – Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган фото-күргәзмә белән танышу, тантаналы ачылыш, «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы (Б. Рәмиев исемендәге IT-park), Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына сәяхәт (VII Бөтендөнья татар хатын – кызлары форумы делегатлары өчен), Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына сәяхәт (Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар өчен), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына сәяхәт (чакырылган кунаклар өчен) бару, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Милләт Җыены»ның йомгаклау пленар утырышы узуы көтелә.

«Милләт Җыены» Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә.

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында,Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының бер мең күренекле вәкилен үзенә җыячак.

Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырыла. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены узачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *