Татарстанда дүрт сәгатьтән соң пилотсыз куркыныч режимын гамәлдән чыгардылар
Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Режим Мәскәү вакыты буенча 3:39 сәгатьтән бирле гамәлдә булды. Бу хакта хәбәр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында урнаштырылды.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә ведомство хәбәрендә.
Татарстан башкаласының халыкара аэропортында бүген иртән «Ковер» режимы гамәлдә булды. Аэропорт вакытлыча рейслар кабул итмәде һәм җибәрмәде. Росавиация вәкиле Артем Кореняко аэропорт ябылу турында Мәскәү вакыты буенча 5:59 сәгатьтә, ә вакытлы чикләүләрне гамәлдән чыгару турында 6:50 сәгатьтә хәбәр итте. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта өч самолет запас аэродромнарга җибәрелде.
