Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында фильмнар күрсәтү дәвам итә

0

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү Җәмигъ мәчетендә фильмнар күрсәтү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.

18 августта 19:00 сәгатьтә «Ибн Фадлан» дип исемләнгән татар телендәге тулы метражлы фильм тәкъдим ителә. Кинокартина гарәп дипломаты Әхмәт Ибн Фадланның «Юл язмалары» мотивлары буенча төшерелгән.

921 елда Багдадтан Болгар җиренә илчелек җибәрелә. Аның дини миссиясе башлыгы Ибн Фадлан була.

Идел буе Болгар дәүләтенең Исламны рәсми дин буларак кабул итүе нәкъ менә 922 елда аның килүе белән бәйле.

Фильм күрсәтүдә катнашу өчен сылтама аша узып теркәлергә кирәк.

19 августта 19:00 сәгатьтә Әмир Аббәсовның кыска метражлы «Хәтердә» фильмы тәкъдим ителә.

Хәтер көне – Репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен Түбән Новгород өлкәсенең Семеновка һәм Пошатово дип аталган татар авылларында билгеләп үтелә. Чарага ел саен Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвәгать Арифуллин килә, бабасын һәм Аллаһ Тәгаләгә ышану ярдәмендә барлык сынауларны уза алган гаиләсенең катлаулы язмышын искә ала.

Фильм күрсәтүдә катнашу өчен сылтама аша узып теркәлергә кирәк. 19:40 сәгатьтә Каюм Насыйри турында «Следующий миры» документаль фильмы күрсәтелә.

Фильм шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан төшерелгән. Ул бүгенге көнгә кадәр милләтара диалогның мөһим фигурасы булып торучы татар галиме-мәгърифәтчесенең тормыш тарихын сөйли.

Фильм күрсәтүдә катнашу өчен сылтама аша узып теркәлергә кирәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *