Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Чакмагышта Бал бәйрәме умартачыларны җыйды

0

Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендәге Гаилә белән ял итү паркында Бал бәйрәме оештырылды. Бу зур күләмле бәйрәмгә күп еллар элек Чакмагыш почтамты алдындагы мәйданда район хакимияте белән берлектә олы ярминкәләргә Чакмагышның атаклы бал бабае, танылган татар һәм башкорт язучысы һәм шагыйре, умартачылар һәм журналистлар остазы, районның Умартачылар Советы рәисе Әгъдәл Низаев нигез салган иде.

«Нәкъ тормыш иптәшем Әгъдәл Сафа улының ифрат дәрәҗәдә тырышлыгы һәм булдыклыгы белән әлеге муниципалитет халкы сыйфатлы бал продукциясенә ия була алды. Хәзер исә бу изге һәм кирәкле хезмәтне әлеге көндәге район җитәкчелеге дәвам итә. Мин моңа ихлас йөрәктән куанам. Матур традицияләр дәвам итәргә тиеш. Ирем нәшер иткән умартачылык буенча китаплар бихисап һәвәскәр умартачыларга ярдәмгә килә, ул инде исән булмаса да онытмыйлар. Безнең тормышка багышлап телевидение төшергән бер тапшыруның исеме кебек «Шагыйрь җаны — сүнмәс йолдыз». Үземнең биргән интервьюларда да һәр сүземдә — Әгъдәл исеме яңгырый» — дип сөйләде хаклы ялдагы теш табибәсе Сәмига Низаева «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш комментарийлар, интервьюлар бирергә яратмавын да ассызыклады. «Без һәрвакыт район үсеше өчен тырыш хезмәт куйган гап-гади кешеләр булып калырга тырыштык. Әлбәттә, иң башта журналист, аннары Чакмагыш районның Умартачылар Советы рәисе, әдип хатыны булу җиңел түгел. Ләкин без гел бергә булдык, 46 ел бергә дус-тату гомер иттек, умарталарны да бергә карадык. Шуңа күрә, бергә үткән тормыш юлыбыз белән кызыксынучылар күп. Элегрәк мин Әгъдәл өчен кадерле тормыш иптәше буларак һәрвакыт ярдәм итәргә тырышсам. Хәзер аның турындагы сораулар белән журналистлар мөрәҗәгать иткәндә инкярь итмәскә омтылам», — ди ул.

«Традиция буенча авыл җирлекләре һәм тәҗрибәле умартачылар матур итеп бизәлгән «Бал өстәлләре»н тәкъдим иттеләр. Күргәзмә белән таныштык, умартачыларыбыз белән аралаштык. Аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдердек. Безнең юмарт умартачыларга чараларда актив катнашулары һәм хәрбиләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Сезнең продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт зур булсын, ә тырыш хезмәт лаеклы җимешләр һәм канәгатьлек китерсен», — дип язды Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Чара барышында балчылык нигъмәтләреннән торган ярминкә эшләде. Район үзешчәннәре концерт күрсәттте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *