Татарстанлыларны якындагы тәүлектә яшен һәм көчле җил булу турында кисәттеләр
Татарстанда якындагы тәүлектә яшен һәм көчле җил көтелә. Мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында урнаштырылган.
«18 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшен көтелә. Җил кыска вакытка секундына 15-17 метрга, көннең икенче яртысында һәм кичен 17 метрга кадәр көчәя. Төнлә һәм көндез яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, локаль рәвештә боз яву фаразлана», - диелә хәбәрдә.
Шул сәбәпле Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкы өчен киңәшләр урнаштырды.
Яшен вакытында өйдән чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга кирәк. Балаларны караусыз калдырмау сорала. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк тору мөһим.
Йортның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән урамга очып төшә ала торган әйберләрне алып куярга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
