Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә татар китапларын тәкъдим итәчәкләр

0

Мәскәүдә 20 августта 15:30 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә (Кече татар тыкрыгы, 8) «Татар маяклары» исемле татар китабы көненә багышланган кичә узачак. Бу истәлекле әдәби вакыйга Россия башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында оештырыла.

Китап сөючеләрне танылган авторлар – Ленар Шәех, Гөлүсә Закирова, Альбина Әпсәләмова, Булат Ибраһим, Фирдүс Гыймалтдинов, Марат Гатин һәм Алена Кәримова белән онытылмас очрашу, аралашу көтә. Алар Татарстан китап нәшрияты һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте чыгарган яңа басмаларны тәкъдим итәчәк.

Кичәгә сылтама аша теркәлергә мөмкин. Керү ирекле.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *