Добавить новость
smi24.net
World News
Август
2025

Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла

0

21 августта Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика халкының мөрәҗәгатьләренә «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җавап бирәчәк.

Кайнар линия буенча хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәүгә, социаль һәм хокукый ярдәмгә, түләүләр һәм ташламалар алуга, медицина ярдәме һәм тернәкләндерүгә кагылышлы сораулар кабул ителәчәк.

Шалтыратуларны һәм хәбәрләрне 10нан 14 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин булачак. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-960-049-68-14 (WhatsApp*мессенджеры аша сораулар өчен).

*Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *