Россиядә яшьләрнең яшен 40-45 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим иттеләр
Россиядә яшьләрнең яшен хәзерге 35 яшьтән 40-45 яшькә кадәр күтәрү мөмкинлеген карарга мөмкиннәр. «Битараф булмаган кеше» платформасының Күзәтүчеләр советы башлыгы, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул әлеге планканы үзгәртүне яклап чыгыш ясаучы экспертлар позициясен уртаклашуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүген олыгаю яше картаю яше кебек үк алгарак күчкән, шуңа күрә яшьләрнең яшен күтәрү турында фикер алышу максатка ярашлы, әмма шул ук вакытта тикшеренүләр үткәрү дә мөһим.
Абрамов шулай ук 35 яшькә кадәрге гражданнар өчен гамәлдә булган ярдәм чаралары өлкәнрәк яшь төркемнәренә дә кагылырга мөмкин, дип өстәде. Аның сүзләренчә, бу ил мәнфәгатьләренә җавап бирер иде.
