Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Чаллы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 92 мең сумнан артып киткән

0

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Чаллының зур һәм урта предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 92 927 сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 1,4 процентка арткан. Хакимият җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала һәм нибары 0,15 процент тәшкил итә. Бер теркәлгән эшсезгә 14 вакансия туры килә. «Эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумда кала, шул ук вакытта квалификацияле кадрларга кытлык күзәтелә», – дип искәртте Наталия Кропотова.

«92 мең сумнан артып киткән уртача хезмәт хакы зур һәм урта сәнәгать предприятиеләренә кагыла. Мәгариф учреждениеләрендә, мәсәлән, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә эш хакы түбәнрәк. Кече бизнеста да шулай ук, әмма шәһәрнең зур сәнәгать предприятиеләре буенча хезмәткә түләүнең гомуми фондын берләштерсәң, менә шундый уртача сан килеп чыга», - дип ачыклык кертте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *