Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Истанбулда массакүләм протест акцияләре уза

0

Дүшәмбегә каршы төндә Төркиядә Республика халык партиясенең (СНР) Истанбул бүлеге бинасы янында оппозиционерлар һәм полиция арасында бәрелешләр булган. Моңа җавап итеп Истанбул хакимияте шәһәрнең алты районында, үзәк районнарны да кертеп, 11 сентябрьгә кадәр митинглар һәм демонстрацияләр уздыруны вакытлыча тыйган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Юстиция министры Йылмаз Тунч чуалышларны, шулай ук социаль челтәрләрдә «провокацион» язмаларны тикшерү эшләре башлануы турында хәбәр итә.

Төркиядә оппозиция белән полиция арасындагы бәрелешләр фонында социаль челтәрләр белән проблемалар барлыкка килгән. Бу уңайдан рәсми белдерүләр әлегә юк. Шул ук вакытта, радио һәм телевидение буенча Югары совет (RTÜK) башлыгы Әбүбәкер Шахин кисәткәнчә, материаллары иҗтимагый иминлеккә янаган гаммәви мәгълүмат чаралары блокировкаланырга, шулай ук лицензиядән мәхрүм ителергә мөмкин.

2 сентябрьдә Истанбулның 45нче суды Республика халык партиясе җирле бүлегенең 2023 елда узган көзге конгрессы нәтиҗәләре үз көчен югалткан дип таныды. Бүлек җитәкчесе Озгюр Челик һәм җитәкчелекнең башка әгъзалары вазифаларыннан читләштерелде. Партия вакытлы идарәче итеп билгеләнгән Гюрсель Текинны үз сафларыннан чыгарды.

Августта Бейоглу районы префекты Инан Гюней кулга алынды - ул аңа каршы коррупция, ришвәтчелектә (һ.б.) гаепләүләр буенча җинаять эшләре кузгатылган Истанбул районының тугызынчы башлыгы булды.

Истанбулның вазифасыннан читләштерелгән мэры Экрем Имамоглу марттан бирле сак астында кала. Аның адвокатлары апрельдә апелляция биргән, әмма суд аны кире каккан һәм сак астында тоту вакытын озайткан.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *