Төзелеш министры туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк
Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин туры эфирда чыгыш ясаячак һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Министрның чыгышы нигездә социаль инфраструктураны үстерүгә һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү мәсьәләләренә багышлана.
«Татарстан Республикасы» республиканың рәсми бергәлегендә туры эфир 14 сәгатьтә башлана. Трансляцияне «ВКонтакте» социаль челтәрендә сылтама буенча карарга мөмкин булачак.
