Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Фәрит Мөхәммәтшин Сәгыйть Җаксыбаев турында: Ул зирәклек һәм эшкә тугрылык үрнәге иде

0

Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары Ассамблеясының республика халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашу алдыннан түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанда казахларның милли-мәдәни автономиясе рәисе, күптән түгел вафат булган Сәгыйть Җаксыбаевны бер минут тынлык белән искә алды.

«Ассамблея зур югалту кичерде – 28 августта 80нче яшендә Сәгыйть Җаксыбаев вафат булды. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясын булдыруның чишмә башында торды», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, Җаксыбаев зирәклек һәм үз эшенә тугрылык үрнәге иде. Ул 1993 елдан 2007 елга кадәр президент һәм совет рәисе сыйфатында республиканың Милли-мәдәни оешмалар ассоциациясен җитәкли, күп еллар дәвамында Ассамблея советы рәисе урынбасары вазифасын башкара.

«Аның күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге республикабыз тарихында тирән эз калдырды. Бу искиткеч кешене искә алырга тәкъдим итәм», - дип белдерде Мөхәммәтшин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *