«Алтын мөнбәр» кинофестивале тагын ике кинофестиваль белән килешү төзеде
Казан кинофестивале Африка халыкара кинофестивале (AFFRIF) һәм «Ефәк юлы» халыкара кинофестивале белән килешү имзалады.
«Соңгы алты ел эчендә 21 килешү имзаланды. Бүгенгеләре белән 23 булачак», – диде «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Килешүнең беренчесе «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова һәм Африка фестивале директоры Чиоме Уде арасында имзаланды. Казан кинофестивале белән килешүгә «Ефәк юлы» кинофестивале директоры Ю Чуньгуань кул куйды.
«Ел саен төрле халыкара кинофестивальләр белән килешүләр төзибез. Төп максат – беренчедән, башка илләрдә Казан кинофестивален танытабыз, ә бу шул илләрнең топ фестивальләре була. Икенчедән, без аларга үз фильмнарыбызны җибәрә алабыз һәм кинофестивальләрдә эшләү өчен кино тармагындагы профессионаллар белән алмаша алабыз. Өчененчедән, без шул мәйданчыкларда Татарстан киносы көннәре уздырабыз. Мәсәлән, былтыр Марокко фестивале белән килешү төзедек тә, Марокко кинофестивале кысаларында Татарстан киносы көннәре ясадык, Дүшәмбе кинофестивалендә дә Татарстан киносы көннәре ясадык», – диде Миләүшә Айтуганова.
Ул мондый килешүләр төзү Татарстан киносын гына түгел, ә кино өлкәсендәге шәхесләребезне күрсәтү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. «Монда инде башка механизмнар, башка инструментлар эшли. Россия субъекты булган Татарстанда кино барлыгын һәм аның милли характеры барлыгын белсеннәр», - диде Миләүшә Айтуганова.
«Кинофестиваль ул үзеннән-үзе яшәми, ә бәлки илне тәкъдим итә», – дип нәтиҗә ясады «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең башкарма директоры.
Әлеге килешүләр Казан кинофестивале өчен жюри әгъзалары сайлаганда да ярдәм итә.
Иртәгә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале төгәлләнә. Ябылу тантанасы Камал театрының яңа бинасында булачак.
