Татарстанга салкынча һава торышы килә
Иртәгә салкын атмосфера фронты Татарстанда температура фонын төшерәчәк. Бу хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Сишәмбе төнлә республика аша салкын фронт узачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява, көндез явым-төшем ихтималы зур түгел. Төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк, көндез төбәк территориясенә төньяк киңлекләрдән салкынрак һава киләчәк. Нәтиҗәдә термометр баганалары +14..+19 градустан югары күтәрелмәячәк. Көндез җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәр, дип фаразлана.
Чәршәмбе, 10 сентябрьдә, атмосфера басымы югары булу сәбәпле, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә +4..+9 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе, 11 сентябрьдә, республика аша бераз яңгырлы атмосфера фронты уза. Төн болытлы һәм бераз җылырак - +6..+11 градус булачак. Көндез +14..+19 градус була.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанда антициклональ һава торышы көтелә. Төнлә һава +3..+8 градуска кадәр суыначак. 12 сентябрьдә көндез һава +13..+18 градуска кадәр җылына, ә ял көннәрендә +15..+20 градуска кадәр җылы була, дип көтелә.
Гомумән алганда, уртача тәүлеклек температура нормага якын булачак, дип нәтиҗә ясадылар ТР Гидрометеорология үзәгендә.
