Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мамадышның Урта Кирмән авылында яңа заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0

Мамадыш районында урнашкан Урта Кирмән авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Заманча медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга тиеш, дип исәплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.

«Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Гарипов, авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов, шулай ук медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм җирле халык катнашты. Район башлыгы бу вакыйга авылның социаль үсеше өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, заманча медицина инфраструктурасы халыкның тормыш сыйфатының төп факторы булып тора. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел районның сәламәтлек саклау өлкәсенә 250 миллион сум акча бүлеп бирелгән», – дип яза Мамадыш районы хакимияте матбугат хезмәте «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә.

Яңа ФАП районда иң зурларының берсе, аның мәйданы 82 квадрат метрны тәшкил итә. Элек учреждение авыл мәдәният йортының икенче катында урнашкан иде. Монда халыкка уңайлы шартларда заманча медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге булдырылды.

Бинада барлык кирәкле бүлмәләр бар: иркен процедуралар кабинеты, фельдшер кабинеты, санузел һәм заманча коммуникацияләр җиһазландырылган. Монда күрше Алан авылында яшәүчеләр дә килә алачак.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *