Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Айрат Хәйруллин мобиль элемтә белән проблемалар турында кая хәбәр итәргә икәнен әйтте

0

Татарстанда 122 номерлы кайнар линия эшли. Анда мобиль элемтә булмаган урыннар ачыкланган очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде, дип яза хәбәрче Арсений Кәримов.

«Яңа мөһим инициатива эшли башлау турында хәбәр итәсем килә. 122 номерлы кайнар линиягә хәзер проблемалы зоналарда мобиль интернетның сыйфатына бәйле мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алыначак һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләү өчен элемтә операторлары белән берлектә җентекләп анализланачак», - дип сөйләде министр.

Ул ассызыклаганча, ведомство белгечләре көн саен республикадагы вазгыятьне мониторинглый һәм кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне тикшерү өчен оператив рәвештә проблемалы зоналарга бара.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *