Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Синоптик Шувалов әбиләр чуагының кайчан бетәчәген әйтте

0

Татарстанда хәзер күзәтелә торган һава торышы әбиләр чуагының классик билгеләмәсенә туры килә. Төбәккә көзге җылылыкның беренче дулкыны килде. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә көз башында явым-төшемле көннәр булмаса, Татарстанда моның киресе күзәтелде. 5-7 сентябрьдә яңгыр яуды, температура +7..+9 градуска кадәр төште. Әйе, бу - классик әбиләр чуагы», - диде ул. Синоптик китергән мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә әбиләр чуагының беренче дулкыны якынча 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң һава торышы үзгәрә, яңгырлар килә. Ләкин алар озак дәвам итмәячәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *