Чаллыдан тизйөрешле суднолары йөри башлый
Чаллыдан тизйөрешле суднолары йөри башлый. Бу хакта «Шәһри Чаллы» ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовка сылтама белән хәбәр итте.
Иртәгә яңа «Метеор-2020» Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Чаллы маршруты буенча беренче рейска чыгар, дип планлаштырыла.
«Иртәгә төшке аш тирәсендә Чаллыга яңа «Метеор-2020» киләчәк. Рейс 8.00 сәгатьтә Чистайдан башлана. Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрен карыйбыз. Соңгы тукталыш Чаллының Үзәк урамында була», - диде министр Боровецк күперен ачу тантанасында.
«Без су транспортында пассажирлар йөртүне яңартырга, шәһәрләрнең матурлыгын гына түгел, республика сәнагатенең көчен дә күрсәтергә телибез. «Метеор»лар Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно заводында җитештерелә. Без туристлык агентлыклары белән шәһәр тарихы, сәнәгать предприятиеләре музейларына, «КАМАЗ»га, визит-центрга барабыз», – диде ул.
Чаллыда «Чаллыяр» торак районында елга вокзалы да төзеләчәк.