Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәктәп һәм хастаханәләр янында алкоголь саткан өчен штраф 500 меңгә кадәр артачак

0

Амур өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы Дәүләт Думасына тыелган урыннарда – мәктәпләр, спорт һәм медицина учреждениеләре белән янәшә алкоголь саткан өчен штрафларны арттыру турындагы закон проектын кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, инициатива РФ КоАП 14.16 маддәсенең 3 өлешендә билгеләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты кабул ителгән очракта, вазифаи затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Шулай ук законсыз сатылган алкогольне конфискацияләү дә мөмкин.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *