Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Татарстан медицина учреждениеләренә гриппка каршы 1,1 млн доза вакцина кайтарылган

0

Татарстан медицина учреждениеләренә грипптан 1 140 190 доза вакцина кайтарылган – болар Россиядә җитештерелгән «Утрикс квадри», «Совигрипп» һәм «Флю М». Алар безнең илдә таралган вирус штаммнарын исәпкә алып эшләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бүгенгә 700 меңгә якын татарстанлыга, шул исәптән 400 меңнән артык балага прививка ясалган.

«Көмәнле хатыннарга һәм медицина хезмәткәрләренә грипптан вакцинация ясау планы 100 процентка диярлек үтәлгән, алар риск төркеменә керә. Хәзер гриппка каршы вакцинацияләү буенча актив кампания бара, шул исәптән мәктәпләрдә дә», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, вакцина гриппның катлаулы узу, хастаханәгә яту һәм хәтта үлем очраклары куркынычын киметергә ярдәм итә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *