Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Яшел Үзән районы башлыгы яңа бистәнең туган көнендә юл салырга вәгъдә итте

0

Яшел Үзәннең «Хан утары» бистәсе бу көннәрдә үзенең өченче туган көнен билгеләп үтә. Яшь, әмма инде актив үсеп килүче бистә 44 гаиләне берләштерә, монда 20дән артык йорт төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында Илсөя Садыйкова яза.

Бу урынны халык үзенчәлекле мохите өчен бәяли. Чөнки аның урыны бик уңайлы, урамнары киң, йортлары матур. Бистәне туган көне белән район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады. Ул җирле халыкның бердәмлеген билгеләп үтте һәм аларга аерым бүләк ясады

« Биредә яшәүчеләрне яшь бистәнең 3 еллыгы белән котлыйм. Сезне бердәм һәм актив күршеләр буларак беләм. Миннән исә туган көнгә бүләк – авылга керү юлы», – диде Михаил Афанасьев.

«Хан утары»на нигез салучы Ильяс Гыймадов, шулай ук, барлык яңа йортка күчүчеләрне сәламләде һәм үз командасына тырыш хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

Әлеге вакыйга уңаеннан җирле халык өчен бәйрәм оештырылды, чишмә һәм балалар мәйданчыгы ачылды. Тиздән мәчет ачылуы да көтелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *