Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Әгерҗе шәһәре башлыгы итеп Ленар Нургаянов сайланды

0

Әгерҗедә «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге советының беренче утырышы узды. Утырышны шәһәр Советының өлкән депутаты Резеда Галиуллина алып барды. Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Көн тәртибендә муниципаль берәмлек башлыгын, район башлыгы урынбасарын һәм Әгерҗе район Советына вәкил сайлау мәсьәләләре торды.

Беренче мәсьәлә буенча шәһәр башлыгы итеп 16нчы бер мандатлы округ буенча депутат Ленар Нургаяновны сайлау тәкъдиме белән депутат Валерий Шамшурин чыгыш ясады.

Ул Нургаяновның район һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде һәм, район башлыгы вазифасына сайланганда, Нургаянов муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең иң катлаулы бурычларын үти алачагын билгеләп үтте.

Депутатлар Ленар Нургаянов кандидатурасын бертавыштан хуплады. Яңа сайланган шәһәр башлыгы ант кабул итте һәм депутатларга ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары көн тәртибендәге мәсьәләләр аның җитәкчелеге белән каралды. Әгерҗе шәһәре башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Рөстәм Ваһапов сайланды, ул да район Советына вәкил булды. Утырыш шәһәр Советының даими комиссияләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу белән дәвам итте.

Материал Динара Гобәйдуллина катнашында әзерләнде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *